“Онкология авырулары белән көрәш” төбәк проекты кысаларында Республика онкодиспансерына югары дәрәҗәдәге видеобронхоскоп кайтарылган.
Видеобронхоскопия – трахея һәм бронхларның лайлалы тышчаларын махсус оптик прибор ярдәмендә тикшерә торган заманча диагностика процедурасы. Бу бронхларны яхшылап тикшерүче бердәнбер ысул. Видеобронхоскопия вакытында лайлалы тышчада үзгәрешләр күзәтелгән очракта морфологик анализ ясар өчен биопсия дә алып була. Заманча видеобронхоскоплар куллану яман шешнең турыдан-туры да, яшерен билгеләрен дә ачыклауны шактый җиңелләштерә.
Әлеге заманча аппарат Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы кайтарылган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан