0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2020, 11:43

COVID-19 пандемиясе озак дәвам итәчәк

1 августта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр комитеты утырышында коронавирус пандемиясе "озак дәвам итәчәк" дигән нәтиҗәгә килделәр. Комитет вәкилләре әйтүенчә, пандемия халыкара проблема һәм гадәттән тыш хәл булып кала.

1 августта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр комитеты утырышында коронавирус пандемиясе "озак дәвам итәчәк" дигән нәтиҗәгә килделәр. Комитет вәкилләре әйтүенчә, пандемия халыкара проблема һәм гадәттән тыш хәл булып кала. Белгечләр бу проблеманы бергәләп чишәргә кирәклеген билгеләделәр һәм яшьләрне авыруны таратмау өчен мөмкин булган барлык ысулларны кулланырга өндәделәр. Көнбатыш илләрендә авыручылар саны янә арта башлаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре моны яшьләрнең санитар таләпләрне үтәргә теләмәве белән аңлата. Оешма гадәттән тыш хәл чараларын тагын 3 айга озайтырга кирәк дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
Пандемия башланганнан бирле Русия төбәкләрендә коронавирус белән 14 058 пациент үлде, аларның 95е соңгы көндә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: