+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2020, 11:48

Күпердән суга сикергән дә...

Уфаның Ташкичү районында гадәттән тыш хәл булган.Автомобиль күпереннән 16 яшьлек егет үсуга сикергән. Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә белдерүләренчә, үсмер дуслары белән бергә күпердә булган.

Уфаның Ташкичү районында гадәттән тыш хәл булган.
Автомобиль күпереннән 16 яшьлек егет үсуга сикергән. Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә белдерүләренчә, үсмер дуслары белән бергә күпердә булган. Күрәсең, егет иптәшләрен яхшы сикерүе белән шаккаттырырга теләгәндер, ләкин барысы да ул дигәнчә барып чыкмаган.
- Шаһитларның сүзләренә караганда, егет чишенгән һәм суга сикергән, аннары су өстендә күренгән, ләкин аннан чыгалмаган. Берничә секунд эчендә яшь кешенең гәүдәсе су төбенә киткән, һәм башкача аны су өслегендә күрмәгәннәр, - дигәннәр әлеге идарәдә.
Хәзер үсмернең мәетен водолазлар эзли, коткаручылар катерда елга акваториясен карый, әмма әлегә нәтиҗә юк. Бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары хокук саклау органнары тарафыннан ачыклана.
Фото: kp.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: