5 августта республиканың 14 районын хезмәтләндерү өчен каты коммуналь калдыкларны сортларга аеручы мобиль линия эшли башлый.
Аны көнкүреш калдыклары белән эшләүче төбәк операторы – “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” предприятиесе сафка кертә.
“Мондый линия иң беренче булып Яңа Черкассыдагы каты көнкүреш калдыклары полигонында эшли башлаячак. Аны гамәлгә кертү чүпләрне урында тиз арада сортларга аерырга ярдәм итәчәк”, – ди предприятие директорының урынбасары Ринат Биккинин.
Шуны әйтергә кирәк, сортларга аеручы мобиль линиянең җитештерүчәнлеге елына 50 мең тонна тәшкил итә. Бу комплекс тартучы җайланма һәм еврофура ярдәмендә күчереп йөртелә. Ул капчыкларны кисү өчен махсус пычаклар белән җиһазландырылган.
Әлеге комплексны сафка кертү ил җитәкчесе тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектына кергән “Таза ил” төбәк проекты бурычларын үтәргә ярдәм итәчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: ecology.bashkortostan.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан