+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2020, 11:26

Ярдәмгә очып килеп җитәләр

Башкортстан санавиация вертолетларына 38,5 миллион сум юнәлтәчәк.Барлык акчалар да гомумдәүләт проект кысаларында федераль бюджеттан бүленгән.Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, санавиациянең тагын 75 өстәмә очышы бу ел азагына кадәр көтелә.

Башкортстан санавиация вертолетларына 38,5 миллион сум юнәлтәчәк.
Барлык акчалар да гомумдәүләт проект кысаларында федераль бюджеттан бүленгән.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, санавиациянең тагын 75 өстәмә очышы бу ел азагына кадәр көтелә. Бу максатларга федераль бюджеттан 38,5 миллион сум бүленгән. Элегрәк республика авыр пациентларны ашыгыч транспортлау өчен кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган «Ансат» Русия вертолетын сатып алган иде. Аны «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алганнар. Икенче вертолетны ел ахырына кадәр сатып алырга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, республиканың өлкән халкына гадәттән тыш хәлләрдә медицина ярдәмен республика клиник дәваханәсе табиблары, аерым алганда, планлы һәм ашыгыч консультатив медицина ярдәме бүлеге белгечләре күрсәтә.
Элегрәк республика ашыгыч медицина ярдәме станциясенең һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенең баш табибы Аяз Камалов һәм Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең санитар авиация бүлеге мөдире Феликс Сакаев Санкт-Петербургның санитар авиациясенең дәүләт хезмәтенә килеп, республикада ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәмен оештыру буенча эш тәҗрибәсен үзләштергән.
Фото: s30886958561.mirtesen.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: