+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 11:37

Аларның саны арта

Ил президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда бер-бер артлы модельле муниципаль китапханәләр ачыла.

Ил президенты Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда бер-бер артлы модельле муниципаль китапханәләр ачыла.
Аларны конкурс нигезендә сайлап алу өчен республикадан сигез гариза юлланган, шуларның өчесе хупланган. Болар: Күгәрчен районы үзәк район китапханәсе, Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл китапханәсе һәм Стәрлетамак районының Наумовка авыл китапханәсе. Башкортстан яңа модельле китапханәләрен төзүгә федераль бюджеттан 20 миллион сум акча алачак. Бу акчалар муниципаль учреждениеләр эшчәнлеген модернизацияләүгә һәм аларда нәтиҗәле идарә модельләрен кертүгә юнәлдереләчәк.
Модельле китапханәләрне булдыру кулланучыларны фәнни һәм нәфис эчтәлекле заманча мәгълүмат ресурсларына, вакытлы матбугатның санлы ресурсларына, югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге белән тәэмин итүгә, дәүләт электрон китапханәгә керү нокталары булдыруга юнәлтелгән.
Шулай ук проект кысаларында заманча китапханә киңлеген булдыру, дискуссия клублары, түгәрәкләр һәм консультация пунктлары эшчәнлеген формалаштыру һәм аларга ярдәм итү, халыкның барлык яшь төркемнәре өчен мәдәни-агарту, социаль яктан әһәмиятле һәм белем бирү чараларын даими үткәрү, муниципаль китапханәнең төп персоналын һөнәри әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү күздә тотыла.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: Politbook.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: