+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 12:01

БАШКОРТСТАН-ҮЛҮЧЕЛӘР САНЫН КИМЕТҮ БУЕНЧА ЛИДЕР ТӨБӘКЛӘР АРАСЫНДА

Башкортстан үлемне кимету буенча лидер-регионнар арасында билгеледе. Уңай демографик күрсәткечләр Россия Федерациясенең 67 субъектында теркәлгән.

Башкортстан үлемне кимету буенча лидер-регионнар арасында билгеледе. Уңай демографик күрсәткечләр Россия Федерациясенең 67 субъектында теркәлгән. Әлеге мәгълүмат төбәкләр белән демографик хәл буенча селектор киңәшмәсендә китерелде, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец уздырды.
Тулаем Россия буенча 2016 елның 12 ае эчендә үлем-китем күрсәткече 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 процентка, ягъни 23,5 мең кешегә кимегән. Үлем-китем күрсәткече мең кешегә 12,9 процент, 2015 елда — 13,1 процент тәшкил итте. Мондый күрсәткеч илдә 20 елдан артык теркәлмәгән.
Узган ел Башкортстанда үлүчеләр саны 3,8 процентка, ягъни 1824 кешегә кимегән.
Кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр саны 2,8 процентка, туберкулездан — 16,7 процентка, сулыш органнары авыруларыннан — 0,8 процентка, ашкайнату органнары авыруларыннан — 3,6 процентка, тышкы сәбәпләр аркасында — 6,7 процентка, шул исәптән юл — транспорт һәлакәтләреннән һәм алкоголь белән агулану очракларыннан үлүчеләр санының кимүе билгеләнде.
Фото, чыганак: Башинформ.
Читайте нас: