+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 11:41

Ир үз йортына ут төрткән...

Нәтиҗәдә, аның ике кызы янып үлгән.Бу коточкыч хәл Омск өлкәсендә булган. Кичә кич 35 яшьлек ир үз йортына ут төрткән.

Нәтиҗәдә, аның ике кызы янып үлгән.
Бу коточкыч хәл Омск өлкәсендә булган. Кичә кич 35 яшьлек ир үз йортына ут төрткән.
Бу вакытта ул өйдә бер кеше дә юк, дип уйлаган булган. Аның сүзләре буенча, аның кызлары әнисе белән бергә кибеткә барырга тиеш булган. Әмма алар үз бүлмәсендә калган. Арытаба янгын сүндерүчеләр өй эчендә балаларның мәетен тапкан.
Янгын нәтиҗәсендә мунча белән азбар да янган. Ир белдерүенчә, берничә көн элек ул йортын страховкалаган һәм йорт белән берәр нәрсә булса, ул 4 миллион сум акча алырга тиеш булган. Шуны белеп калгач, ул, өенә ут төртеп, страховка компаниясен алдап, акча алмакчы булган. Ул акчага ир шәһәрдә фатир алырга уйлаган.
Әлеге вакытта ир тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Фото: ivday.ru сайтыннан.
Читайте нас: