0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 11:48

Исерек водительләрне телевизордан күрсәтәчәкләр

Узган атнада республикада 68 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 86 кеше зыян күргән, 11 кеше һәлак булган.Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев хәбәр итте.

Узган атнада республикада 68 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 86 кеше зыян күргән, 11 кеше һәлак булган.
Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев хәбәр итте.
Шул ук вакытта исерек шоферларны ачыклау буенча эш көчәйтелгән. Чарада Радий Хәбиров «потенциаль үтерүчеләрне» видеога төшерергә һәм телевизордан күрсәтергә тәкъдим итте.
"Республика Башлыгының агымдагы елның 22 июнендеге йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында ЮХХДИ идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан исерек халәттә машина белән идарә итүне булдырмау буенча контроль-күзәтү функцияләре көчәйтелде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөкләмә алган вакыттан бирле 2064 исерек шофер, шул исәптән медицина тикшерүе узудан баш тартучылар ачыкланды. Атна эчендә - 379, шул исәптән узган ялларда 224 исерек шофер тоткарланган", — дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.
Радий Хәбиров бу эшне дәвам итәргә һәм тәртип бозучыларны катгый җәзага тарттырырга кушты. Аның сүзләренә караганда, эш судка эләгергә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында рәхимсез карар чыгарылырга тиеш.
«Бу бездә тулы цикл: тоткарлану – штраф - административ җәза эшләсен өчен кирәк. Бик җитди саннар. Аек йөртүне пропагандалауны көчәйтергә, исерек шоферларны күрсәтергә кирәк. Һәр постта телевизион операторлар булсын, һәр тоткарланучыны төшерсен. Бу кешеләрнең исерек йөзләрен телевизордан күрсәтсеннәр. Чөнки бу - потенциаль үтерүчеләр», - диде төбәк Башлыгы.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, төбәк җитәкчесе агымдагы елның июненнән балигъ булмаганнар зыян күргән берничә җитди юл-транспорт вакыйгасыннан соң исерек шоферлар проблемасына аерым игътибар юнәлтә.
Фото:bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: