+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 11:43

Күпердән сикерүчеләр табылмаган әле

Узган атнада Башкортстан сулыкларында дүрт кешенең мәете табылган.Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Узган атнада Башкортстан сулыкларында дүрт кешенең мәете табылган.
Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
"Шулай ук Уфада һәм Салаватта күперләрдән суга сикергәннән соң һәлак булган ике кешене эзләү оештырылган", - дип өстәде ул.
Шушы чорда коткаручылар җиде кешене судан алып чыккан.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ике атна элек су коенганда 15 кеше батып үлгән. Июль башыннан суда 40 кеше, аннан соң тагын 35 кеше батып үлгән. Аларның 70 проценттан артыгы - ир-егетләр.
Суда бәхетсезлек очракларының сәбәпләре арасында аномаль эсселек тә, алкоголь куллану да, «законсыз» пляжларда коену да, балаларның өлкәннәр каравыннан мәхрүм калуы да бар.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: