+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 11:34

"Мине алданган дольщиклар мәсьәләсе борчый"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елдагы объектлар төзелеше турында сөйләде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елдагы объектлар төзелеше турында сөйләде.
Әйтик, Уфа районының Булгаково авылында 825 балага исәпләнгән мәктәп төзеләчәк, Уфаның "Инорс" бистәсендә Мушников урамын Шолохов урамыннан алып Сельская Богородская урамына кадәр дәвам итәчәкләр, ә Нефтекамада Комсомол проспектының дәвамын Карцев урамыннан "Телевышка"га кадәр проектлаштырачаклар.
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының гомум бюджеты 2024 елга кадәр 1,458 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу акчаларның шактый өлеше автомобиль юллары, социаль объектлар төзүгә һәм авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә юнәлдерелә. Авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр өчен торак йортларның бер өлешен 2021 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Башкортстан Башлыгы «Төзелеш сәгате»ндә «Торак һәм шәһәр мохите» проектын гамәлгә ашыру темасы буенча җентекләп фикер алышырга тәкъдим итте.
– 2024 елга кадәр безнең беренчел фаразларны Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның яңа Указы нигезендә төзәтергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Мине кече шәһәрләрдә торак төзү һәм алданган дольщиклар мәсьәләләре бик нык борчый.
Фото: правительстворб.ру
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: