+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 11:46

Яхшы якка үзгәреш күзәтелми

Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 36 кешегә арткан.Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 36 кешегә арткан.
Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Ул шулай ук билгеләп үтүенчә, гомумән алганда төбәктә пандемия чорында 6 мең 851 инфекция йоктыру очрагы ачыкланган. Хәзерге вакытта 187 пациент стационарда дәвалана, шуларның 5се канәгатьләнерлек хәлдә, 144е – уртача авырлыкта, 38енең хәле мөшкелрәк.
1 мең 440 кеше амбулатор дәвалана. Чир башланганнан алып 5 мең 201 пациент савыккан.
Тәүлек эчендә пневмония белән авыручы 52 кеше ачыкланган. Шушы авыруга дучар булган 27 кеше дәваханәдән чыгарылган. Бер тәүлектә 5634 кеше тикшерелгән.
Фото: gorobzor.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: