+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2020, 11:44

Бушка белем алачаклар

Башкортстанда 13 мең кеше “Цифрлы икътисадның төп компетенцияләре” программасы буенча бушлай укый алачак.РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Цифрлы икътисад” милли проектына ярашлы, төбәк программасы старт ала.

Башкортстанда 13 мең кеше “Цифрлы икътисадның төп компетенцияләре” программасы буенча бушлай укый алачак.
РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Цифрлы икътисад” милли проектына ярашлы, төбәк программасы старт ала.
“Башкортстан Республикасында электрон белем бирү” оешмалары ассоциациясе директоры Руслан Габидуллин әйтүенчә, бу укулар октябрь аенда тәмамланачак һәм “студентлар” сертификатлар алачак.
Уку программасы өч этапка бүленә. Башкортстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министры Геннадий Разумикин бездә бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклап үтте. Республика тәҗрибә уртаклашу буенча хәтта Русиянең берничә төбәге белән килешү дә төзегән. “Без Липецк, Оренбург өлкәләре, Бурятия белән тәҗрибә уртаклашырга килештек”, - диде Геннадий Разумикин.
“РФ Цифрлы икътисад” милли программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән, ул үз эченә 12 проектны ала. Милли проектны гомум финанслау 1,5 трлн сумга төшәчәк.
Чыганак: mgazeta.com
Фото: mgazeta.com
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: