+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2020, 15:37

Баймак районында янә урман янган

Баймак районының Иске Сибай авылында урман янып киткән.Гомумән алганда, 10 гектарга якын җир янган. Бердәм көч белән янгын туктатылган. Әлеге вакытта янгын чыгу сәбәпләре буенча тикшерүләр башланган.Район җитәкчелеге янгын сүндерергә ярдәм иткән барлык авыл халкына, "Сибай" предприятиесе хезмәткәрләренә, авыл урманчыларына, шулай ук Баймак шәһәреннән килеп җиткән янгын сүндерүчеләргә олы рәхмәт белдерде.Шулай ук, җитәкчелек табигатькә карата игътибарлы булырга, урманга барганда учак якмаска һәм ут белән сак булырга чакырды.Фото: https://baimak.bashkortostan.ru/ сайтыннанЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Баймак районының Иске Сибай авылында урман янып киткән.Гомумән алганда, 10 гектарга якын җир янган. Бердәм көч белән янгын туктатылган. Әлеге вакытта янгын чыгу сәбәпләре буенча тикшерүләр башланган.Район җитәкчелеге янгын сүндерергә ярдәм иткән барлык авыл халкына, "Сибай" предприятиесе хезмәткәрләренә, авыл урманчыларына, шулай ук Баймак шәһәреннән килеп җиткән янгын сүндерүчеләргә олы рәхмәт белдерде.Шулай ук, җитәкчелек табигатькә карата игътибарлы булырга, урманга барганда учак якмаска һәм ут белән сак булырга чакырды.Фото: https://baimak.bashkortostan.ru/ сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: