Башкортстанда, торак шартларын яхшыртуга ихтыяҗлык кичерүче күпбалалы һәм балигъ булмаган яшьтәге инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр дәүләттән бушлай җир участогы алу хокукына ия. Әмма, кызганычка каршы, әлеге программа тормышка ашырылган төбәкләр барысы да бер үк төрле проблема белән йөзгә-йөз очрашты: өй төзергә яраклы участоклар ихтыяҗлык кичергән бөтен гаиләләргә дә җитми. Участоклар йә шәһәр сызыгында урнашкан, йә булмаса, алар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр булып чыга.
Башкортстанның нибары 9 районы гына бу мәсьәләдә чиратны тулысынча бетерүгә ирешә алды. Белорет районында һәм Октябрьск шәһәрендә таләп ителгән норманың яртысы гына булса, Стәрлетамакта нибары — 43 процент, Нефтекамскида 30 проценты гына бар. Барыннан бигрәк Уфада хәлләр мөшкел: җир кисәген мөрәҗәгать иткән ташламага ия булучы һәр бишенче гаилә генә алу бәхетенә ирешә.
Кыскасы, җиргә чират кимеми, бәлки, елдан-ел арта гына бара. Бүгенге көндә 6 мең күпбалалы һәм шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаилә законга ярашлы җир участогын көтү дәрәҗәсендә.
Русиянең башка төбәкләрендә бу мәсьәләне уңышлы чишә башладылар: кешеләргә җир яки акча сайлау мөмкинлеге бирелде. Җир өчен акча суммасы бөтен төбәкләрдә дә якынча бер төрле. Практика моның нәтиҗәле һәм таләп ителгән чара булуын күрсәтте.
Быелдан алып Башкортстан да бу тәҗрибәгә кушылды: республикада җир участогына алмашка 250 мең сум акча тәкъдим ителә. Акча 2020 елның сентябреннән башлап бирелә башлаячак.
Түләүне торак шартларын яхшыртуга гына тотынырга рөхсәт ителә. Мәсәлән,
— сатып алынучы торакка: фатир, бүлмә, шәхси йорт өчен түләүгә; —шәхси йорт төзүгә тотынырга;
— кредит яисә ипотека килешүе буенча бурычны каплауга яисә процентларны түләүгә;
—җир участогы сатып алуга.
Шул ук вакытта, сатып алынучы йорт яисә фатир республика территориясендә урнашкан булырга тиеш. Мәскәү өлкәсе яисә Кара диңгез ярларында торак сатып алу рөхсәт ителми.
250 мең сум күләмендәге түләүне алыр өчен БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына яки җирле үзидарә органына тиешле гариза бирергә кирәк. Искә алыгыз: 250 мең сум тере акча килеш кулга бирелми. Министрлык акчаны максатлы файдалануга гына күчерәчәк.
Шунысын да игътибарыгызга җиткерәбез: җир участокларын компенсацияләү программасы 2020 елда чикләнгән режимда эшли. Чөнки быел ул пилот проекты булып санала. Гаиләләргә ярдәм итү өчен 50 миллион сум бүленгән. Алдагы елларда бу сумма шактый артачак. 2021—2022 елларга һәр ел өчен 250шәр миллион сум акча салынган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: www.bigstockphoto.com
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан