+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2020, 11:17

Олысына да, кечесенә дә зур бүләк

Бөредә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен яңа медицина учреждениесе барлыкка киләчәк.Шәһәр үзәгендә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы төзелә. Бинаны 2022 елда төзеп бетерергә планлаштыралар.

Бөредә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен яңа медицина учреждениесе барлыкка киләчәк.
Шәһәр үзәгендә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы төзелә. Бинаны 2022 елда төзеп бетерергә планлаштыралар. Дәвалау учреждениесе сменага 600 кешегә исәпләнгән. Объектның смета бәясе - 318 миллион сум, быел 70 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш.
Бинаның фундаменты әзер диярлек. Тиздән биредә коммуникацияләр үткәреләчәк. Әмма бу әле төзелешнең башы гына. Тагын дүрт катны күтәрәсе бар.
Поликлиниканың подвал катын күпфункцияле итәргә планлаштыралар. 30дан да ким булмаган бүлмәләрдә лабораторияләр, конференц-заллар һәм кладовойлар урнашачак.
Бер корпуста, әмма аерым керү юллары белән, бер сменага 200 кеше кабул итә торган балалар поликлиникасы һәм 400 урынлык өлкәннәр поликлиникасы планлаштырыла.
Бина заманча төзелеш материалларыннан эшләнә, ә эчендә бары тик алдынгы медицина җиһазлары гына урнаштырылачак. Штатка хезмәткәрләр иске поликлиникадан алыначак, моннан тыш, өстәмә кадрлар да җәлеп ителәчәк.
Хәзерге вакытта Бөре үзәк район дәваханәсе 170 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә, кайбер биналар узган гасырның беренче яртысында ук төзелгән. Баш табиб сүзләренә караганда, хәзерге поликлиника яңа санитар таләпләргә җавап бирми, мәйданнар да зур түгел. Яңа поликилиника 2022 елда беренче пациентларны кабул итәргә тиеш.
Фото: bashnews.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: