+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2020, 11:44

Коронавирус белән кайда иң күбе чирлиләр?

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән кайда иң күбе чирләүләрен хәбәр итте.Бу күрсәткеч 100 мең кешегә туры килгән чирләү очракларыннан чыгып билгеләнгән.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән кайда иң күбе чирләүләрен хәбәр итте.
Бу күрсәткеч 100 мең кешегә туры килгән чирләү очракларыннан чыгып билгеләнгән.
Коронавирус белән иң күп чирләүчеләр Уфада теркәлгән. Биредә 2640 кеше вирус йоктырган. Икенче урында – Нефтекама: анда 514 кеше чирне үткәргән. “Өченче урында – Бәләбәй районы: монда пандемия вакытында 303 кеше теркәлгән”, – диләр ведомстводан.
Иң аз чирләүчеләр исә Зилаер һәм Бөрҗән районнарында, шулай ук Межгорьеда.
Министрлык әзерләгән статистикада югары әзерлек режимын этаплап алуга бәя бирелә. Анда әйтелүенчә, инфекция таралу коэффициенты 1,0 күрсәткеченнән артмаска тиеш һәм республика буенча саннар аңа туры килә.
Бүген Башкортстанда Covid-19 белән чирләүчеләрне дәвалау өчен буш урыннар да җитәрлек, диләр ведомствода.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: