+2 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2020, 11:18

Кыяны җимерергә туры килгән

Салават районында 2 балалар бакчасы һәм яңа мәктәп төзелә. Объектларны агымдагы елның ахырына кадәр тапшырачаклар. Пандемиягә карамастан, төзелеш графикка ярашлы бара.Беренче карашка, бу гадәти төзелеш мәйданы.

Салават районында 2 балалар бакчасы һәм яңа мәктәп төзелә. Объектларны агымдагы елның ахырына кадәр тапшырачаклар. Пандемиягә карамастан, төзелеш графикка ярашлы бара.
Беренче карашка, бу гадәти төзелеш мәйданы. Ташчылар стеналарны күтәрә, кран водителе икенче катка төзелеш материаллары биреп тора. Әмма гыйнвар аенда эшчеләр җитди проблемага тап була. Бинага нигез салыр өчен җир астындагы кыяны җимерергә туры килә. Ярдәмгә “Янгантау” санаторие килә.
“Тиз арада электрга тоташтыру, вакытлыча су белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәттеләр. Махсуслаштырылган тау приборларын да биреп тордылар. Биредәге рельеф катлаулы”, — “Лидер Групп” компаниясенең җитештерү буенча директор урынбасары Радик Хөснуллин.
Яңа балалар бакчасы 190 балага тәгаенләнгән. Анда Янгантау авылында яшәүче сабыйлар гына түгел, санаторий хезмәткәрләре балалары да йөри алачак.
Янгантау авылы балалар бакчасы мөдире Алисә Кәбирова сүзләренчә, бу балалар бакчасы Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Демография” милли проектына ярашлы төзелә. “Без аны бик озак көттек. Шатлыгыбз эчебезгә сыймый. Тиздән яңа бинага күчәрбез дип ышанабыз”, — ди ул.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Видеодан скриншот.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: