Шушы көннәрдә генә биредә заманча санлы рентген маммографы урнаштырылган.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, әлеге уникаль җиһаз Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Онкологик авырулар белән көрәш" программасы буенча кайтарылган.
Республиканың медицина оешмалары өчен барлыгы 35,6 миллион сумлык өч берәмлек шундый җиһаз сатып алынган.
Нефтекама дәваханәсе табиблары һәм пациентлары мондый җиһаз сатып алуга бик шат. Заманча рентген маммографы төгәл диагностика ясау һәм сөт бизләре яман шешенең башлангыч стадияләрен ачыклау өчен югары сыйфатлы рентген сурәте бирә.
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан