0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2020, 11:58

Ут чыгу куркынычы туса, нишләргә?

Быел җәй челлә көннәр күп булды. Күршеләр шундый эссе көннәрнең берсендә туган көн үткәрәбез дип табигатькә – урманга чыгып, чак ут чыгармый кайтканнар. Ярый, учакларын вакытында сүндергәннәр. Югыйсә, бөтен урман янасы иде дип, борчылып, куркып сөйләделәр..

Быел җәй челлә көннәр күп булды. Күршеләр шундый эссе көннәрнең берсендә туган көн үткәрәбез дип табигатькә – урманга чыгып, чак ут чыгармый кайтканнар. Ярый, учакларын вакытында сүндергәннәр. Югыйсә, бөтен урман янасы иде дип, борчылып, куркып сөйләделәр...
Чыннан да, урманда учак ягарга ниятләүчеләр алдан ук берничә мөһим кагыйдәләрне белеп торырга тиеш. Әгәр урманда зур булмаган ут чыгу зонасында калсагыз, аны үзаллы сүндерергә тырышыгыз. Моның өчен утка су яки дымлы туфрак сибәргә, яфраклы агач ботаклары белән капларга тырышырга кирәк.
Ут сүндергәндә сак булыгыз! Юлдан ерак китмәгез. Табигатькә бергә чыккан иптәшләрегезне күз уңыннан ычкындырмагыз, бер-берегезгә күз-колак булыгыз.
Әгәр утны үзаллы сүндерә алмыйсыз икән, тиз арада башкаларны бу куркыныч зонадан китәргә кирәклеге турында кисәтегез. Иптәшләрегезне ут чыккан урыннан ераграк башка хәвефсез урыннарга – олы юлга, елга ярына, басу ягына табан юллануларын оештырыгыз.
Ут чыккан урыннан китү мөмкинлегегез булмаса, киемегезне юешләү ягын карагыз. Ачык урынга чыксагыз, җиргә иелеп, тын алыгыз – мондый урында төтен азрак була. Авыз белән танауны марля яки башка тукыма белән каплау яхшырак булыр.
Янгын зонасыннан чыккач, тиз арада янгын сүндерү хезмәтенә, торак пункты хакимиятенә, урманчылыкка шалтыратып, куркыныч урынның кайдалыгы, күләме, яну характеры турында хәбәр итәргә кирәк. Ә иң мөһиме – паникага бирелмәгез!
Чыганак: КП
Читайте нас: