-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2020, 11:44

Махсус термопринтерлы булдылар

Медицина учреждениеләрендә яңа корылмалар.В. Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның медицина оешмаларына махсус термопринтерлар кайтартылды.

Медицина учреждениеләрендә яңа корылмалар.
В. Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның медицина оешмаларына махсус термопринтерлар кайтартылды.
Республиканың 108 медицина оешмасы 1016 махсус термопринтер белән тәэмин ителде.
Термопринтерлар лаборатор тикшеренүләр барышында биоматериалларга штрих-кодлар беркеткәндә этикеталар бастыру өчен кирәк.
Пробиркаларга штрих-код кую автоматик системасы биоматериалларны бик үзенчәлекле идентификацияләү мөмкинлегенә ия һәм ниндидер хата җибәрү очраклары юкка тиң.
Моннан тыш, термопринтерлар белән медицина учреждениеләренең станционарларында кабул итү бүлекчәләре дә тәэмин ителә. Ул пациентларга электрон идентификацион беләзекләр җитештерәчәк.
Шәхси беләзек стационарда шәхеснең кемлеген ачыклауны һәм аңа тәгаенләнәсе тикшеренүләр һәм терапияне билгеләүне күпкә җиңеләйтә,
Проект медицина оешмаларын ЕГИСЗ нигезендә санлау белән тәэмин итеп, сәламәтлек саклау тармагы функцияләренең нәтиҗәлелеген бөтен баскычларында арттырып, гражданнарны электрон хезмәтләндерү һәм сервис шартларын тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Чыганак: Сайт Министерства Здравоохранения РБ
Фото: vk.com
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: