Чакмагыш районы - даими беренчеләр исәбендә. Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында ел башыннан 450 мең тонна сөт савылган. Мондый мәгълүматларны 5 августка Башкортстанның Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге китерә. Узган елдагыга караганда, бу 19,4 мең тоннага күбрәк. Иң зур үсеш Ярмәкәй районында - 8,9 мең тонна.
Билгеле булуынча, биредә «ЭкоНива» компаниясенең эре сөт инвестпроекты гамәлгә ашырыла. Чакмагыш районында әлеге күрсәткеч узган елдагыдан 4,33 мең тоннага күбрәк. Алар ел башыннан 37,7 мең тонна сөт савып, тулаем күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә бара. Билгеле булуынча, республика ил Президенты билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын актив гамәлгә ашыра. Бу эшләрнең нәтиҗәсе безнең төбәктә сөт җитештерүдә аеруча чагылыш таба.
Фото:agriculture.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан