+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2020, 12:05

Урманнарны янгыннан саклыйк!

Моның өчен мәгълүмати-санлы технологияләр кулланыла башлаячак. Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы базасында видеоконференция форматында эре бизнес-компанияләр - телерадиокоммуникация һәм элемтә өлкәсендә лидер җәмгыятьләр вәкилләре белән киңәшмә узды.

Моның өчен мәгълүмати-санлы технологияләр кулланыла башлаячак. Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы базасында видеоконференция форматында эре бизнес-компанияләр - телерадиокоммуникация һәм элемтә өлкәсендә лидер җәмгыятьләр вәкилләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин, урманнарны саклау һәм яклау бүлеге башлыгы Динил Әхмәтов һәм республиканың Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге җитәкчесе Айрат Йосыпов катнаштылар.
Очрашу барышында урман янгыннарын ачыклау, кисәтү һәм урман законнарын бозуга каршы көрәш өлешендә хезмәттәшлек һәм мәгълүмати-санлы технологияләр куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. - Пилот проекты видеокүзәтү чараларын куллануны, янгын чыгу нокталарын һәм агачны законсыз кисү урыннарын фотога төшерүне күз уңында тота, - дип сөйләде урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин. - Махсус чаралар куллану ут чыгу ноктасы ачыкланганнан соң беренче сәгатьләрдә үк янгынга каршы көчләрнең оперативлыгын, шулай ук янгын учаклары урынын билгеләү төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Видеоконтент, шулай ук, янгын сүндерү көчләрен һәм чараларын оптималь урнаштыру мөмкинлеген бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез: “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы 2019 елдан “Урманнарны саклау” федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Урманнарны саклауны тәэмин итү максатыннан быелга да җитди бурычлар билгеләнгән.
Фото:forest.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: