+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2020, 12:12

Яңа форматта бәби туе Яңа форматта бәби туе

Яңа туган бәбине һәм аның әти-әнисен котлау электән калган матур йола. Тик коронавирус аркасында аны онытырга туры килде. Үзизоляция тәмамлангач, туйлар һәм юбилейлар үткәрелә башласа да, яшь бала сәламәтлеге өчен курку көчле килеш кала. Әмма шул ук вакытта сабыйны туган-тумачага күрсәтергә теләү дә бик көчле яшь әти-әниләрдә.

Яңа туган бәбине һәм аның әти-әнисен котлау электән калган матур йола. Тик коронавирус аркасында аны онытырга туры килде. Үзизоляция тәмамлангач, туйлар һәм юбилейлар үткәрелә башласа да, яшь бала сәламәтлеге өчен курку көчле килеш кала. Әмма шул ук вакытта сабыйны туган-тумачага күрсәтергә теләү дә бик көчле яшь әти-әниләрдә. Заманга яраклаша белгән чос кешеләр шушы ике көчле теләкне бергә кушып, файда күрергә өйрәнеп алган.
Монтеррея (Мексика)да яшәүче яшь әти-әниләр яңа туган нарасыйларын туганнарына күрсәтеп мактана алсын өчен махсус күчмә пыяла бүлмә уйлап чыгарганнар. Аны бер сәгатькә арендалау – 40 доллар тора. Ата-ана баласын алып шунда керә һәм туганнарын, дусларын көтә. Кунаклар исә тышкы якта җыела: туйганчы соклана, карый һәм тарала.
Кулланылган саен кабина эчке яктан да, тышкы яктан да дезинфекцияләнә. Тормыш яңа форматта яңача дәвам итә!
Чыганак һәм фото: 120.su
Читайте нас: