Башкортстанның Туймазы районында 9 августта көндез чираттагы үлемечле һәлакәт булган.
Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны дәваханадә.
Якынча 16:30 сәгатьтә Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлында 22 яшьлек Туймазы кешесе идарә иткән "Kia Rio" һәм 52 яшьлек урындагы кеше идарәсендә булган "Scania" фурасы бәрелешкәннәр.
Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина бөтенләй җимерелгән, ә аннары кюветка килеп төшкән. Юл буйлап кузовның кисәкләре генә чәчелеп калган...
Кызганычка каршы, 22 яшьлек егет һәлакәт урынында үлгән, аның хатыны дәваханәгә озатылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле.
Авария хәл-шартлары ачыклана.
Фото, чыганак: bashinform.ru