Бу көннәрдә республикада яңгырлы һава торышы күзәтелә. Әмма яңгыр явып торганда да суда үлемен табучылар бар. Краснокама районында елгада су коенган вакытта 35 яшьлек исерек ир батып үлгән.
“Эчкән кешенең курку хисе бөтенләй булмый диярлек, — диде республиканың Авария-коткару хезмәте башлыгы Владимир Темашев. — Мондый хәлдә кеше үз гамәлләре өчен тиз арада адекват җавап бирми. Һәм көтелмәгән хәл килеп туган очракта, дөрес карар кабул итә алмый”.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комитетта янгын хәвефсезлеге турында да кисәтәләр. Шулай, 10 августка каршы төндә Белорет шәһәрендәге Стаханов урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр алына. Янгында 44 яшьлек ир һәлак булган.
Ә Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе, республикада талпан кадалудан зыян күргән кешеләр саны узган елдагы күрсәткечләрдән 3,7 процентка артыграк, дип хәбәр итә.
Кыскасы, кайда да саклану чараларын күрү, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур!
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/