+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2020, 11:45

Урып-җыю ахырына якынлаша

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә һава шартлары гына, кызганычка каршы, соңгы көннәрдә комачаулап тора. Республикада 30 районда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыела. 71 мең гектар мәйданда борчак, арпа һәм солы урылган булса, 60 мең гектарда исә суктырылган.

7 августка тулай ашлык җыемы 130 мең тонна тәшкил итә. Әлегә Мәләвез, Илеш һәм Бүздәк районнары игенчеләре алда бара, аларда 12 мең тоннадан алып, 18 мең тоннага кадәр сабанашлык культуралары уңышы җыелган. Шуны да әйтергә кирәк, Президент Владимир Путинның "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты нигезендә алынган техника быел уңышны мул һәм вакытында җыеп алырга булышлык итә.
Фото:agriculture.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: