Быел республикада 16 сәламәтлек саклау объекты файдалануга тапшырылачак. Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
2021 елның декабренә кардиоүзәк биналарын реконструкцияләү, 135 койкага исәпләнгән хирургия корпусын төзү эше тәмамланачак. Республиканың адреслы инвестицияле программасы буенча Башкортстанда 3,5 млрд сумлык 41 сәламәтлек саклау объектын проектлаштыру, төзү һәм реконструкцияләү планлаштырылган, шуның 3,465 млрд.сумы — республика акчалары һәм 0,186 млрд. сумы — федераль акчалар.
Мәгълүм булуынча, Русиядә ил башлыгы Владимир Путинның «Сәламәтлек саклау» милли проекты гамәлгә ашырыла, аның бурычларының берсе - халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, тиешле шартлар булдыру.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан