+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2020, 10:23

"Аврора" - үсмерләргә таң яктысы

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстан балалары өчен 483 онлайн-смена эшли.Аларның берсе "Аврора" талантларны үстерү үзәгендә мәктәп укучылары өчен оештырылды.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстан балалары өчен 483 онлайн-смена эшли.
Аларның берсе "Аврора" талантларны үстерү үзәгендә мәктәп укучылары өчен оештырылды.
10-31 августта "Аврора" талантларны үстерү үзәге тарафыннан 7 гомуми белем бирү фәне: математика, информатика, химия, физика, биология, музыка һәм анимация буенча җәйге профильле онлайн-мәктәп оештырылган.
Барлык теләүчеләр өчен гомуммәдәни күнекмәләр һәм шәхси үсешне үстерүгә юнәлтелгән программалар буенча курслар каралган: "Максатка ирешү траекториясе", "Актерлык осталыгы", "Сәхнә сөйләме" һәм "Үзеңне таны" психологик тренингы. Онлайн-мәктәптә укыту укытучыларның видеодәресләр материалларын өйрәнү һәм практик биремнәр үтәүне үз эченә ала.
Дәресләрне Башкортстан Республикасының югары уку йортлары һәм гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы укытучылары алып бара.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: КТ
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: