+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2020, 10:59

Авыллар инфраструктурасын үстерүгә 1,7 миллиард сум юнәлтелә

Башкортстан «Авыл территориялерен комплекслы үстерү» дәүләт программасының барлык чараларында актив катнаша.2020 елда республика авылларының инфраструктурасын үстерүгә 1,7 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, шуның 1,2 миллиард сумы — федераль акчалар.

Башкортстан «Авыл территориялерен комплекслы үстерү» дәүләт программасының барлык чараларында актив катнаша.
2020 елда республика авылларының инфраструктурасын үстерүгә 1,7 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, шуның 1,2 миллиард сумы — федераль акчалар. Аларда ел ахырына кадәр 150 объект төзү һәм төзекләндерү планлаштырыла.
Быел төбәкнең торак төзелешен үстерүгә 470 миллион сум акча тотынылган. Өч ел дәвамында субсидияләр күләме 1,6 миллиард сум тәшкил итәчәк, нәтиҗәдә, меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алачак.
212 гаилә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар алган инде. Ел ахырына кадәр алар 20 мең квадрат метр торак төзиячәк. Моннан тыш, 27 муниципаль районда найм килешүе буенча 69 гаилә торак алачак. Бу юнәлеш шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасының бер өлеше булып тора.
Авыл ипотекасына да ихтыяҗ зур булды. Республикада 1,7 меңнән артык гариза бирелгән, 2 миллиард 55 миллион сумлык 1086 кредит бирелгән. Мондый кредитлар саны буенча безнең төбәк округта беренче, күләме буенча Ленинград өлкәсеннән кала икенче урында.
Фото:"Башинформ".
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: