-25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2020, 14:06

Бала бер атна әнисенең мәете янында яшәгән

Ә аның әтисе хатынын үтереп, мәетне кул пычкысы белән тураклап яшермәкче булган.Мәскәүнең Орехово бульварында урнашкан йорттагы фатирда бер хатын-кыз мәете табылган. Ул кискәләргә бүленгән булган. Мәрхүмәне үз ире көнләп үтергән дип фаразлыйлар.

Ә аның әтисе хатынын үтереп, мәетне кул пычкысы белән тураклап яшермәкче булган.
Мәскәүнең Орехово бульварында урнашкан йорттагы фатирда бер хатын-кыз мәете табылган. Ул кискәләргә бүленгән булган. Мәрхүмәне үз ире көнләп үтергән дип фаразлыйлар.
Хатынны үтергәндә һәм тагын берничә көн дәвамында шушы ук фатирда алты яшьлек малай да була. Ул әнисенең мәете, үтерүче әтисе белән яши. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, җинаять узган атнада була. 41 яшьлек Ольга исемле хатын йоклап ятканда аңа ире һөҗүм итә һәм үтерә. Аннары ир хатынның мәетен ванна бүлмәсенә алып керә һәм берничә өлешкә кисә. Кисәкләрне пакетларга төреп куя. Җинаятьче мәеттән котылырга өлгерми. Фатирдан чыккан искә күршеләре игътибар итә һәм полиция чакыралар.
Урынга килгән полиция хезмәткәрләре канга буялган кул пычкысы һәм берничә кара пакет таба. Шушы ук бүлмәдә ир белән хатынның алты яшьлек улы була. Ул җинаятьнең шаһиты булырга мөмкин. Якынча мәгълүмат буенча, әти кеше балага тимәгән.
Үтерү көнләү аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ире Михаил хатыны хыянәт итә дип саный. Шуңа күрә ул коточкыч адымга барган. Хәзер бу кеше белән тикшерүчеләр эшли.
Life.ru сайты мәгълүматы буенча, ир белән хатын салгалап йөргән, асоциаль яшәү рәвеше алып барган, диелә хәбәрдә.
Русия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча тикшерү идарәсе «үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше ачкан. Мәрхүмә хатынның ирен тоткарлаганнар. 1972 елгы ир гаебен таныган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/incident/16-08-2020/k-nche-ir-hatynyn-terep-m-etne-kul-pychkysy-bel-n-turaklagan-5763609
Фото: https://go.mail.ru/redir
Читайте нас: