Республикада соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясеннән янә бер пациент гомере өзелгән. COVID-19дан барлыгы 26 кеше үлгән.
БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 57 яшьлек мәрхүм — Стәрлетамактан. Ул чирне авыр кичергән, инфекция геморрагик бронхитка китергән. Нәтиҗәдә ирдә кискен респиратор чир барлыкка килгән.
Башкортстанда 14 августка яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 7 234 очрагы теркәлгән. Шуларның 37се соңгы тәүлектә өстәлгән.
Барлыгы 6 292 кеше вирусны җиңгән. Авырулар саны — 1335. Республика стационарларында 160 кеше дәвалана. 9 пациент катлаулы хәлдә. Амбулатор рәвештә “таҗлы” вирустан 756 кеше дәвалана.
Соңгы тәүлектә дәваханәдән тыш пневмониянең 78 очрагы теркәлгән.