16 август конне трассада 30 яшьлек егет һәлак булган
Авария бүген төнлә Уфа-Инҗәр-Белорет трассасының 20 километрында булган - анда «Лада Ларгус» һәм «Лада Приора» бәрелешкән.
«Ларгус» руле артында 37 яшьлек ир булган, «Лада Приора» белән 30 яшьлек егет идарә иткән, аның автомобиле салонында 56 яшьлек пассажир да булган.
Бәрелештән соң «Приора» шоферы шунда ук һәлак булган, аның пассажиры авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.
— Тикшерү башланды, аның барышында юл-транспорт һәлакәтләренең барлыкка килү сәбәпләре һәм шартлары билгеләнәчәк, - дип хәбәр итә ЮХИДИ вәкилләре.