+24 °С
Облачно
Новости
18 Августа 2020, 08:38

Авариягә эләккән хатын баласын югалткан

Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 14 августта Уфа шәһәренең Комаров урамында машина бәрдергән хатынның эчендә баласы үлгән һәм табиблар аны ярып алганнар.

Алты яшьлек кызын җитәкләп юл аша чыгып барган 24 яшьлек хатынны “Тойота” машинасында китеп барган 20 яшьлек кыз бәрдергән. Бу авариянең видеосы бөтен интернет челтәренә таралды. Хатын белән кыз машина бәрдергәч берничә метрга очып китәләр.
Авариядә гаепле дип табылган кызыкай хатын белән кызны күрмәвен, автобус комаучаулавы турында әйткән. Әмма видеодан күренүенчә, авария вакытында бернинди автобус та булмаган. Аның кызыл төскә зур тизлек белән үтеп китүе күренә.
Табиблар анасы белән кызының имгәнүен, әмма хәлләре әйбәт булуы турында әйткән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: proufu.ru
Читайте нас