+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2020, 11:18

Балалар сәламәт булсын!

Әлеге вакытта Башкортстанда "Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү" төбәк проекты гамәлгә ашырыла.Агымдагы елда федераль бюджет акчасына республиканың балалар поликлиникаларына һәм поликлиника бүлекләренә 73 берәмлек медицина җиһазлары, шул исәптән 9 рентген аппараты һәм ике МРТ аппараты кайтарылачак.

Әлеге вакытта Башкортстанда "Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү" төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елда федераль бюджет акчасына республиканың балалар поликлиникаларына һәм поликлиника бүлекләренә 73 берәмлек медицина җиһазлары, шул исәптән 9 рентген аппараты һәм ике МРТ аппараты кайтарылачак. Июнь башына медицина оешмаларына 61 берәмлек җиһаз кайтарылган инде.
Шулай ук бүген Уфаның 4нче һәм 5нче балалар поликлиникаларында капиталь ремонт ясала. Июнь башында 435,5 миллион сумлык ремонт эшләрен гамәлгә ашыру өчен 35 контракт төзелгән.
Болар ил Президенты Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү" төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Әлеге проектны гамәлгә ашыруга агымдагы елга бюджет акчасының гомум күләме - 444,43 миллион сум, шуларның 299,29 миллион сумы - федераль бюджет акчасы.
Фото: vseodetyah.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: