-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2020, 11:31

Бер атнада ике кеше...

Төбәктә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны тагын артты.Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бер тәүлектә 38 яңа очрак ачыкланган.

Төбәктә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны тагын артты.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бер тәүлектә 38 яңа очрак ачыкланган. Шулай итеп, СОVID-19 пандемиясе чорында 7340 кеше авырган. Мондый мәгълүматларны Хөкүмәттәге оператив киңәшмә вакытында сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Кононова җиткерде.
Төбәк стационарларында 115 кеше дәвалануын дәвам итә. Ун пациент — авыр хәлдә, аларның өчесе үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтырылган. Амбулатор дәвалануда 685 кеше исәпләнә.
Барлыгы 6513 кеше савыккан. Бәхеткә, бер тәүлек эчендә һәлак булучылар юк.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада COVID-19 республиканың ике кешесенең гомерен өзде. "Хәл тотрыклыланды. Якын атнада дәвалануларын тәмамлаган шактый күп пациент дәваханәдән чыгарылачак", — дип белдерде Ирина Кононова.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: