+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2020, 14:05

Янгын турында хәбәр итү жайланмасы пенсионерның гомерен саклап калган

Туймазы районы Югары Троиц авылында яшәүче 68 яшьлек хатын коткаручыларга элек аның агач йортында янгын хәбәрчесе урнаштырганнары өчен рәхмәт белдерә. 14 августта бу аппарат аның гомерен саклап кала.

Туймазы районы Югары Троиц авылында яшәүче 68 яшьлек хатын коткаручыларга элек аның агач йортында янгын хәбәрчесе урнаштырганнары өчен рәхмәт белдерә. 14 августта бу аппарат аның гомерен саклап кала.
Хуҗабикә духовкага ашарга әзерларга куйган һәм икенче бүлмәгә, телевизор карарга кергән. Бераздан, ул янгын турында хәбәр итү жайланмасы сигналын ишетә.
«Ул төтен исе сизә һәм кухняга йөгереп чыга, ут күрә, кул астындагы чаралар белән сүндерергә тырыша, тик барып чыкмый. Аннары өйдән йогореп чыгып китә,-дип хәбәр иттеләр Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Йорт нибары 10 минут кына яна. 40 квадрат метрдагы милекне юк иткән утны профессиональ коткаручылар сүндера.
Чыганак: https://www.bashinform.ru/news-list-2/
Читайте нас: