+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 15:20

COVID-19 белән авыручылар саны 30 кешегә арткан

Башкортстанда COVID-19 белән авыручылар саны соңгы тәүлектә 30 кешегә арткан. Барлыгы пандемия башыннан коронавирус инфекциясенең 7367 очрагы расланган.Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 51 пациент савыккан, савыгучылар барлыгы - 6564 кеше.

Башкортстанда COVID-19 белән авыручылар саны соңгы тәүлектә 30 кешегә арткан. Барлыгы пандемия башыннан коронавирус инфекциясенең 7367 очрагы расланган.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 51 пациент савыккан, савыгучылар барлыгы - 6564 кеше.
Дәвалануда 776 кеше кала, 111 кеше - стационарда, 665 кеше авыруны җиңел формада кичерә, амбулатор дәвалануда. Авыр хәлдә 9 кеше, 3 пациент - үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә.
Пандемия башыннан үлүчеләр саны 27 кеше тәшкил итә.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: