+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 15:00

"Мажор"ларга - маҗара, ә тәгәрмәчләр астында корбаннар кала

Агыйдел күперендә төшерелгән видеоязма хокук саклаучылар игътибарына тәкъдим ителгән.Социаль челтәрләрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре кызыксынырга мөмкин булган видео пәйда булды. Сүз тагын зур тизлек яратучы "текә" машина йөртүчеләр турында бара.

Агыйдел күперендә төшерелгән видеоязма хокук саклаучылар игътибарына тәкъдим ителгән.
Социаль челтәрләрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре кызыксынырга мөмкин булган видео пәйда булды. Сүз тагын зур тизлек яратучы "текә" машина йөртүчеләр турында бара.
Бу юлы "геройлар" ЮХХДИ хезмәткәрен бәрдерергә бара. Видеоязмадан егетләрнең Агыйдел күпере янында бар көчкә газ педаленә басып тизлек арттырганда, алар каршына инспектор чыкканы күренә.
Үкереп өстенә килгән автомобильдән ниндидер бер могҗиза белән котылып калган хезмәткәр арытаба нишләгәндер, әлегә билгесез. Әмма видеодан күренгәнчә, текә малайлар ниндидер автомобильгә килеп бәрелә. Узышчылар юл сакчылары машинасын бәрдергән, дип фаразларга була.
Бу ярышның нәрсә белән тәмамлануы билгеле түгел.
Фото:https://bash.news/
Читайте нас: