+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 10:48

Муниципалитетлар төзекләндерү буенча онлайн-тавыш бирү үткәрәчәк

Русия Төзелеш министрлыгы муниципаль властьләрга гражданнарга төзекләндерү мәсьәләләре буенча онлайн-режимда тавыш бирергә мөмкинлек бирергә тәкъдим итә. Тиешле карар проекты федераль норматив хокукый актлар порталында бастырылган.

Моннан тыш, муниципалитетлар Интернетта иҗтимагый фикер алышуга чыгарыла торган материалларны урнаштырырга тиеш булачак. Шулай ук, урындагы властьлар төзекләндерү мәсьәләләре белән бәйле иҗтимагый комиссияләр составы буенча документлар, утырышларының графикларын бастырып чыгарырга тиеш.
Карар проектын кабул итү Русиянең һәр төбәгендә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы үтәлеше нәтиҗәләрен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтелә.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты федераль проект статусында “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты составына керә.
Фото: ТАСС.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: