+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 10:43

“Русиядә экотуризм” порталы эшли башлады

Илдә “Русиядә экотуризм” порталы эшли башлады, ул федераль әһәмияттәге махсус сакланылучы табигый территорияләр буенча сәяхәтләргә багышланган, дип хәбәр итә Русия Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайты.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, тыюлыкка, милли паркка, яки заказникка китәргә теләүче һәркем, naturerussia.travel сайтына кереп, төбәкне, категорияне һәм маршрутның катлаулылыгын сайлый, тулы мәгълүмат ала, шулай ук ошаган урынга баруга гариза бирә ала.
Хәзерге вакытта портал мәгълүмат белән тулылану стадиясендә. Мәгълүматлар даими рәвештә махсус сакланылучы табигый территорияләрдә сәяхәтчеләр өчен инфраструктура үсеше темплары нигезендә яңартылачак. Эчке экология туризмы “Экология” гомумдәүләт проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Фото: ТАСС.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: