+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 15:22

Әти-әнисе кечкенә кызларының күз алдында батып үлгән

Русия туристлары гаиләсе кечкенә кызларының күз алдында диңгездә батып үлгән. Бу фаҗига кичә булган.Приморье өлкәсендәге Хәсән районында Бойсман култыгында су коенган булган алар. Туристлар бирегә ял итәргә килгән.

Русия туристлары гаиләсе кечкенә кызларының күз алдында диңгездә батып үлгән. Бу фаҗига кичә булган.
Приморье өлкәсендәге Хәсән районында Бойсман култыгында су коенган булган алар. Туристлар бирегә ял итәргә килгән. Кызларын ярдагы комда уйнарга калдырып, ир белән хатын диңгезгә кереп киткән.100 метрлап диңгез эченә йөзеп кергәч, аларның зур дулкыннар белән көрәшеп ярга чыгарга тырышуларын, кулларын болгап, ярдәм сорауларын күргәннәр. Тик бу вакытта вышкада коткаручылар нишләптер булмаган. Батучыларны ял итүчеләр тартып чыгарган. 40 минутлап аларга җан өрергә тырышканнар, тик соң булган.
"Мәетләр бик озак яр буенда ятты. Яр буенда ял итүчеләр, шул исәптән бала-чага алар яныннан үтеп-сүтеп йөреде. Бихисап вакыттан соң гына берәү аларны җәймә белән каплады", - дип яза социаль челтәрләрдә әлеге фаҗига шаһитларының берсе.
Батып үлгән ир белән хатынның сигез яшьләр тирәсендәге кызы калган. Аның язмышы хакында башка берни дә хәбәр ителми.
Фото: altapress.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: