-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2020, 11:50

Үзәктә - югары белемне үстерү мәсьәләсе

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиядә югары белем бирүнең көндәшлеккә сәләтлелеген һәм аның чит ил студентлары өчен җәлеп итүчәнлеген арттыру, шулай ук өзлексез белем бирүне үстерү бурычларын гамәлгә ашыру белән Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Омельчук шөгыльләнәчәк.

Андрей Омельчук “Мәгариф” гомумдәүләт проектының министрлык карамагындагы өч федераль проекты җитәкчесе сыйфатында чыгыш ясый: бу “Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру)”, “Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр”, шулай ук “Мәгариф экспорты”.
21 июльдә Русия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә аларны гамәлгә ашыру срокларын 2030 елга кадәр озайтуга бәйле рәвештә гомумдәүләт проектлары программаларына төзәтмәләр кертүне йөкләде. Шул ук вакытта Русия фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков, “Фән” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектларын корректировкалау аларның чараларын финанслауны арттыруны яисә киметүне күздә тотмый, дип белдерде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: