+2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2020, 14:39

6 кеше авыр хәлдә, ди...

Соңгы мәгълүматларга ярашлы, республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 33 очрагы теркәлгән.Әлеге вакытта стационарларда 82 пациент дәвалана. Шуларның 6сы-- авыр хәлдә. Ясалма сулыш алдыру аппаратына 3 кеше тоташтырылган.

Соңгы мәгълүматларга ярашлы, республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 33 очрагы теркәлгән.
Әлеге вакытта стационарларда 82 пациент дәвалана. Шуларның 6сы-- авыр хәлдә. Ясалма сулыш алдыру аппаратына 3 кеше тоташтырылган.
Таҗлы вирус йоктыручыларның гомум саны -- 7 435 кеше. 670 авыру амбулатор рәвештә дәвалана. Соңгы тәүлектә 69 кеше терелеп чыккан.
Әйткәндәй, коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Әлегә 27 кеше чир корбаны булган.
Дәваханәдән тыш пневмония белән 87 кеше чирләгән. 106 авыру чирне җиңгән.
Коронавирус март аеннан бирле киң-киң адымнар белән илебез буйлап атлый. Кайчан бу зәхмәттән арынырбыз да, кайчан битлекләрне салып, иркенләп суларбыз инде?..
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: