+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2020, 14:43

Күп бала - күп бәхет!

Күргәзмәнең эшлекле программасын БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм «Хатын-кызлар бәхете территориясе» ачык академиясе проекты авторы Каринэ Хәбирова катнашлыгында «Куп балалы гаиләләр очрашуы» дип аталган түгәрәк өстәлне ачып җибәрде.

Күргәзмәнең эшлекле программасын БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм «Хатын-кызлар бәхете территориясе» ачык академиясе проекты авторы Каринэ Хәбирова катнашлыгында «Куп балалы гаиләләр очрашуы» дип аталган түгәрәк өстәлне ачып җибәрде.
Сөйләшүнең төп темасы - күп балалы гаиләнең уңай образын формалаштыру. Бүгенге чарада катнашучыларның казанышлары, башлангычлары һәм омтылышлары, чыннан да, үрнәк булып тора. Кайсыбер әти-әниләр эшкуарлык эшен дә уңышлы алып баралар, җәмәгать эшендә дә актив катнашырга өлгерәләр, балаларына да өлгеле тәрбия бирәләр.
Әйтик, Галина Семенова гаиләсендә 23 бала, шуларның 20се тәрбиягә балалар йортыннан алынган. Галина Анатольевна «Гаилә» үзәгендә методист булып эшли. Дәүләкән районыннан Гөлназ Курманаева 9 бала тәрбияли һәм җәмәгать эшен дә алып бара, Уфадан Елена Куликова – 9 бала өчен яраткан әни, 3 бала һәм 6 баланы тәрбиягә алган. Дүрт бала анасы Ирина Сухарева блогерлык белән дә шөгыльләнергә өлгерә , «БР Студентлар Отрядлары» Яшьләр оешмасын җитәкли. Җәмәгать эшлеклесе, «Русиянең эшлекле хатын - кызлары» оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, Уфаның «Любящие сердца» гаилә үзәге җитәкчесе Аида Сәлимова - өч бала анасы. Алты бала әтисе һәм Уфада күчемсез милек агентлыгы директоры Илнур Фәйзуллин тату һәм ныклы гаилә башлыгы.
Чарада катнашучылар күпбалалы гаиләләр тормышын яхшыртуда төбәкнең беренче тәҗрибәсе - гаилә институтына лояль булган сәүдә челтәрләре берләшмәсе булдыру, күпбалалы гаиләләргә таныклыклар, бала тудыру йортында туу турында таныклыклар бирү һ. б. турында сөйләште.
Шулай ук бүген күргәзмә-форум мәйданчыгында « Әтиләр батырлыгы" лауреатларын котладылар. Яшь буынга матур үрнәк күрсәтүче 27 әти БР Иҗтимагый палатасының истәлекле плакетлары һәм дипломнары белән бүләкләнде. Форум кысаларында чаралар дәвам итә. Эшлекле программа семинарлар, презентацияләр, «түгәрәк өстәл» форматындагы чаралар белән тәкъдим ителә, анда медицина, гаилә медиациясе, төрле өлкә белгечләре чыгыш ясаячак.
Читайте нас: