-4 °С
Ясно
Новости
21 Августа 2020, 06:04

Милли проектлар ярдәмен күрәбез

Нефтекама хастаханәсенә ике видеобронхоскоп кайтарылды. Кабул ителгән җиһаз югары сыйфатлы сүрәт белән аерылып тора. Ул мониторда онлайн режимда күрсәтелә, маневр һәм бронхиаль трахея өслеген тикшерү өчен куелган видеокамераның сыгылмалылыгы, табиблар әйтүенчә....

Добавить в предпочтительные источники Google
Нефтекама хастаханәсенә ике видеобронхоскоп кайтарылды. Кабул ителгән җиһаз югары сыйфатлы сүрәт белән аерылып тора. Ул мониторда онлайн режимда күрсәтелә, маневр һәм бронхиаль трахея өслеген тикшерү өчен куелган видеокамераның сыгылмалылыгы, табиблар әйтүенчә, эш процессын җиңеләйтә һәм шул ук вакытта пациентка артык уңайсызлык хисе тудырмый. Яңа видеобронхоскоплар диагностика мөмкинлекләрен киңәйтәләр, манипуляциянең сыйфатын яхшырталар һәм бронхопулмонария системасы авыруларын ачыклауның эффективлыгын күтәрәләр.
Җиһазлар Владимир Путин инициативасы белән "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Ракка каршы көрәш" программасы кысаларында кайтарылды.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: gorobzor.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас