+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2020, 11:02

Сим-карталар онлайн сатыла башлый

2021 елда Башкортстанда сим-карталарны онлайн сату буенча эксперимент башлап җибәрергә телиләр.Башка сынау төбәкләре арасында - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Красноярск, Пермь һәм Приморье крайлары, Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов, Самара, Свердловск өлкәләре һәм Татарстан.

2021 елда Башкортстанда сим-карталарны онлайн сату буенча эксперимент башлап җибәрергә телиләр.
Башка сынау төбәкләре арасында - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Красноярск, Пермь һәм Приморье крайлары, Түбән Новгород, Новосибирск, Ростов, Самара, Свердловск өлкәләре һәм Татарстан.
2021 ел башында Икътисад министрлыгы элемтә хезмәтләренә килешүләрне дистанцион төзү буенча өч елга эксперимент башлап җибәрергә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез: хәзер мондый килешүне элемтә салонында, яки Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган шәхеснең электрон имзасы ярдәмендә төзергә мөмкин. Әгәр эксперимент хупланса һәм эшләтеп җибәрелсә, симканы сәүдә нокталарының теләсә кайсы пунктында сатып алырга мөмкин булачак - азык-төлек кибетләрендә, аптекаларда, заправкаларда, заказлар бирү пунктларында, киоскларда һәм, әлбәттә, онлайн.
Онлайнда сим-карта сатып алырга теләгән кеше махсус кушымтаны күчерү өчен Интернетның бушлай пакетын алачак, анда теркәлергә һәм паспорт белән фотога төшәргә кирәк булачак.
Эксперимент Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак. Эксперимент өчен база "санлы комлыклар" турындагы закон булачак, ул 2021 елның гыйнварында үз көченә керергә тиеш.
Яңа закон илнең санлы трансформациясе өчен башлангыч нокта булыр дип көтелә, ул икътисадның барлык өлкәләре буенча инновацияләр куллануга кагылачак, сынау өчен иң мөһим медицина, транспорт, авыл хуҗалыгы, финанс секторы, дәүләт идарәсе билгеләнгән.
Фото: bda-expert.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: