+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2020, 11:17

Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау отышлы

Ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысаларында республикада беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 84,3 миллион доллар тәшкил иткән.

Бу узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр югарырак, дип хәбәр итә төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Экспорт структурасында төп өлешне майлы продукция ($31,6 миллион), шикәр ($15,6 миллион), бөртеклеләр ($12,5 миллион) алды. Шикәр экспорты сигез тапкыр арткан, бу төбәктә продуктны яңадан җитештерү белән бәйле.
Авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча төбәкнең еллык планы - 115 миллион доллар. 2024 елга план - 230 миллион доллар. Русия агросәнәгать комплексы тулаем алганда 13 миллиард долларга продукция экспортлады - үсеш 18 процент (2 млрд. доллар). Бер елга план - 25 миллиард доллар. Русия авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алучыларның берсе - Кытай. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, Кытай Русиядән 1,9 миллиард долларлык азык-төлек керткән.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Kamatannari
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: