+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2020, 14:40

Авыруны вертолетта Уфа дәваханәсенә 55 минут эчендә алып килгәннәр

Авыруны тиз вакыт эчендә Куватов исемендәге республика клиник хастәхәнәсенә алып килеп, тикшерү үткәргәннәр һәм тиешле медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Авыруны тиз вакыт эчендә Куватов исемендәге республика клиник хастәхәнәсенә алып килеп, тикшерү үткәргәннәр һәм тиешле медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Бөтен кирәкле медицина корылмалары белән җиһазландырылган яңа Ансат вертолеты күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Аның эче заманча медицина корылмалары белән җиһазландырылган, реанимациясе дә бар. Бу, һичшиксез, халыкка югары сыйфатлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеген бирә.
Башкортстанның санитар авиациясен үстерү ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында мөмкин булды.
Санавиацияне үстерүнең төп максаты - республика халкына беренчел һәм ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәткәндә карарлар кабул итүнең тизлеге, бу исә үлем санын киметү инструментларының берсе булып тора. Баймак, Белорет, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Сибай, Аскын һәм Мәсәгут авылларының медицина оешмалары янында (очу вакыты якынча 15 минут) сигез вертолет утырту мәйданчыгы файдалануга тапшырылачак. Тагын алтысы Уфаның эре медицина үзәкләре янында урнашачак.
Читайте нас: