Бәхетсез хатын үлемен шунда тапкан.
Дүртөйле шәһәренең Матросов урамында иртәнге сәгать дүрттә 21 яшьлек егет "Daewoo Nexia руле артында 41 яшьлек хатын-кызны бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатын төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган, дип хәбәр итә республика буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте.
Машина йөртүче сүзләренчә, каза күрүченең киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булмаган.
Узган тәүлектә Башкортстанда 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике кеше үлгән һәм 16 кеше җәрәхәтләнгән.